Стихи
Проза
Разное
Песни
Форум
Отзывы
Конкурсы
Авторы
Литпортал

Без сугышка киттек (Мы ушли на войну) Автор: Насыров Ярулла Абдуллович


Без сугышка киттек

Без илләрдән чыгып киттек,
Машинага төялеп.
Алты балам елап калды
Ишекләргә сөялеп.

Машинага утыргач та,
Мин карадым кайрылып.
Карамас идем кайрылып,
Дустым калды аерылып.

Эй, дускаем, бәгырькәем,
Бер кайтырбыз үлмәсәк.
Дошман пулялары тиеп,
Кара җиргә кермәсәк.

Кулбашымнан кулыма алып
Мылтыгымны сөядем.
Туган үскән илләремә
Кайтыр микән сөягем?

Эстония жирләрендә
Утырып яллар итәм.
Мае беткән шәмнәр кебек
Уйлап йокыга китәм.


 
  Җырлар язам                 

Җырлар язам сина дускай,
Бер җырларсың эчең пошканда.

Бер җырларсың, бер еларсыңәле
Җаныкаем исеңә төшкәндә.

Биек кенә тауның башларыннан,
Ашыгып агып ята кар суы.
Их, җаныкаем
Сезне курми торам...
Беркайчан да басылмас ла
Йөрәк ярсуы.


                             1941 ел


Переводы подстрочные будут позже.






Рейтинг работы: 0
Количество рецензий: 0
Количество сообщений: 0
Количество просмотров: 131
© 26.01.2017 Зиннур Хуснутдинов - Водолей
Свидетельство о публикации: izba-2017-1890198

Метки: Насыров Ярулла Абдуллович,
Рубрика произведения: Поэзия -> Стихи, не вошедшие в рубрики



Добавить отзыв:


Представьтесь: (*)  
Введите число: (*)  














1