Стихи
Проза
Разное
Песни
Форум
Отзывы
Конкурсы
Авторы
Литпортал

Мин - бәхетле! Автор КЛАРА ТУКАЕВА-НАСЫЙРОВА


Мин - бәхетле!  Автор КЛАРА ТУКАЕВА-НАСЫЙРОВА
Мин - гади бер хезмәтчемен, 

Әйе.

Йөзем белән җирне себерәм.

Бер эштән дә чирканмыймын,

Шөкер!

Yзем белеп алдан йөгерәм.

Бер кем кушмый мине бер эшкә дә.

Yзем күрәм. Күрәм - барысын!

Гомер булса, шушы изге юлдан,

Барасы да әле... барасы!

Янасы да  әле... янасы.

Мин янмасам... әгәр син янмасаң,

Туып үскән бу җир ни күрер?...

Ярдәмемә мохтаҗ кешеләр бар

Мин кермәсәм утка, кем керер?!

Шулай үтә гомер... үкенмимен!

Хезмәт итәм җиргә, халкыма.

"Туган җир", - дип янам,"кешеләр", - дип,

Янган йөрәкләр ул ялыкмый!

Yз юлымнан барам. хаклык юлы.

Гаделлеккә карап йөз тотам.

Әммә, никтер, тормыш гадел түгел:

Атлаганым саен ут йотам.

Нишлисең бит... тәкъдир, ахры, шулай:

Уңышларны кемдер урлаган...

Хәер,

Хезмәтчене нинди дәвер

Данга күмгән, яки зурлаган...

Бәхетлемен! чөнки яши беләм,

Киләчәкне шулай хәстәрләп.

Изгелектән башлыйм hәр көнемне,

Кешелеккә иминлек теләп. 

                                    Август, 2010 ел

 
Ә Y Ө Җ Һ hңҗүөә






Рейтинг работы: 0
Количество рецензий: 0
Количество сообщений: 0
Количество просмотров: 191
© 11.01.2017 Зиннур Хуснутдинов - Водолей
Свидетельство о публикации: izba-2017-1878115

Метки: Клара Тукаева-Насыйрова, Гашыйкмын матурлыкка...,
Рубрика произведения: Поэзия -> Стихи, не вошедшие в рубрики



Добавить отзыв:


Представьтесь: (*)  
Введите число: (*)  














1