Стихи
Проза
Разное
Песни
Форум
Отзывы
Конкурсы
Авторы
Литпортал

Су буенда көтәм сине (Жду тебя на берегу)


Су буенда көтәм сине (Жду тебя на берегу)
Иртә таңда чыклар төшә
Елый торган талларга.
Серләремне ачар идем
Риза булсаң тыңларга.

Тыңлыйсың киләме соң
Гүзәлем серләремне?
Сине уйлап әрем эчәм,
Көтәм бал-шикәреңне!
              ***
Ул әремнәр җисемемне,
Уйларымны тазартты.
Сиңа булган хисләремне
Акбур кебек агартты.

Су буенда көтәм сине
Усылының ярында.
Йөрәгемдә калмас серем –
Син белерсен барында.
             ***
Колагыңны китер якын –
Укыйм сиңа бер намаз.
Әрем эчеп үскән егет,
Сөеклесен алдамас.

Елга суы, елга буе,
Камышлы, төнбоеклы.
Мыегым ошамаса,
Кырып ташлыйм мыекны!


Соңгы куплетның варианты:

Елга суы, елга буе,
Кайбер җирдә камышлы!
Усылының бер ярында
Синең белән кавыштык.

       29/12/2016 г.

Подстрочник автора:

Жду тебя на бережку 

Рано утром росы падают
На плакучие ивы.
Я бы тебе открыл свои секреты
Если ты согласишься выслушать.

Хочешь ли красавица
Выпытать мои секреты?
Думая о тебе, глотаю я полыни горечь.
Жду сахара твоего и мёда!

                ***
Полынь эта - моё тело
И мои мысли очистила.
И все мои чувства (к тебе)
Побелила словно мел.

Возле воды жду тебя я
Услинки на бережку.
Не останется тайны в сердце
Узнаешь все до единого.

              ***
Приблизь ко мне свое ухо
Я прочту тебе один намаз.
Парень росший, глотая горечь,
Не обманет свою любимую.

Вода речная, прибережье
В кувшинках и камышах.
Если тебе не нравятся мои усы
Я их сбрею непременно!

Вариант последнего куплета:

Вода речная, прибережье.
Местами там растёт камыш.
На Услинки берегу
Мы навсегда сошлись.






Рейтинг работы: 0
Количество рецензий: 0
Количество сообщений: 0
Количество просмотров: 139
© 07.01.2017 Зиннур Хуснутдинов - Водолей
Свидетельство о публикации: izba-2017-1875061

Метки: Су буенда,
Рубрика произведения: Поэзия -> Стихи, не вошедшие в рубрики



Добавить отзыв:


Представьтесь: (*)  
Введите число: (*)  















1