Стихи
Проза
Разное
Песни
Форум
Отзывы
Конкурсы
Авторы
Литпортал

СЕРЕМНЕ АЧТЫМ


СЕРЕМНЕ АЧТЫМ
 


СЕРЕМНЕ АЧТЫМ (Клара апага)

Сезгә апам, гашыйк булдым
Уникем тулмаганда!
Усылынын сәхнәсендә
Сез биеп жырлаганда.

Сезне күреп туялмыйча
Борчылып өйгә кайттым...
Хазер инде оялмыйча
Серемне сезгә ачтым!:-)

***
Яшьлек бит ул һәркемнең дә
Хәтерендә саклана.
Барса очып сезнең янга
Куңелем тобыклана.

Тобыклана алдыгызда,
Сезгә карап соклана.
Хыяллары очып китсә,
Бөдрә талдай чыклана.
***
Малай чактан бер апага
Ушым китеп гашыйк мин.
Янганымны белми апам,
Сүндерергә ашыкмый!:-)

Ник тумаска яшьтәш булып?
Әй язмышым, – суганым!
Мин әле дә ул апага
Тиң түгелмен – «туганым»!
***
Дөрләп янып, бер миләшне
Яраттым үсмер чакта.
Хисләремне ачалмадым –
Янып калдым учакта...

...Бүген инде икебез дә
Кергәнбез көзге яшькә.
Бу шыйгерьне язмас идем,
Бергә булсак, – миләшкә!

***
Бала чакта сүнеп калган,
Учагымны кабызып,
Бу юлларны язам сезгә,
Яшьләремне агызып.

Миңа дөрес язгансыз сез
«Хисләрең матур» - диеп.
Сезнең кебек гомеремне
Мин үтәм жырлап, биеп!

***
Минем куйган концертларым
Языла дәфтәрләгә.
Йәрәгемнең энжеләре
Сибелгән әсәрләргә!

Бии торган дәрвиш бит мин!
Дәрвиш бии ялгызы.
Минем жырлап, биегәнне
Күреп калды Ай кызы!

***

Белмим әле. Бәлки сезгә
Шыйгерь тагын язылыр.
Сезгә дигән hәйкәлемнең
Фундаменты казылыр.

Күңел жыры моңлы була
Жайлап кына жырланса.
Матур була йөрәкнеке,
Йөрәк таңда сызланса.

                        29.12.2016 г. 19 ч.-19 м.





Рейтинг работы: 0
Количество рецензий: 0
Количество сообщений: 0
Количество просмотров: 142
© 29.12.2016 Зиннур Хуснутдинов - Водолей
Свидетельство о публикации: izba-2016-1868322

Метки: Клара Насырова,
Рубрика произведения: Поэзия -> Мир души



Добавить отзыв:


Представьтесь: (*)  
Введите число: (*)  















1