Куплеты на татарском
Зиннур Хөснетдинов
“Татар акылы - төштән соң”
Иртән соң ул кемнеке?
Әй, туган халыккаем,
Кайчан җитәр унике?
***
“Татарның күңеле тар”
Дип әйткән ахмак булыр.
Итегемә, чабатам,
Пар түгелсең – тик утыр!
***
Меңеллыкның сәгате
Һичкенә дә ашыкмый.
Үткәнемне яратмыйм мин –
Киләчәккә гашыйкмын!
1